ЯҢАЛЫКЛАР
Балык Бистәсе муниципаль районы Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә очрашу.
Чулман елгасы буенда урнашкан Балык Бистәсе районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә редакциябезнең яңа 2025 елда беренче очрашуы булып үтте.
Милли тәрбия һәм белем бирү эшләре буенча директор урынбасары Хәлилова Гөлүсә Зөфәр кызы безне көләч йөзләре белән каршы алып, мәктәп буенча экскурсия оештырды, балаларның иҗат эшләре белән таныштырды. Очрашуыбыз балалар әзерләгән матур чыгышлар белән үрелеп барды. Редакциябездә үз чиратында балаларга бүләкләр өләште, журналыбызның тарихы, бүгенеге көне турында сөйләде.
Мәктәптә эшләп килүче туган як музеенда да булырга өлгердек. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Токранова Эльвира Ильяс кызы Балык Бистәсенең бай тарихы, атаклы шәхесләре, төрледән-төрле һөнәрчелекләре турында сөйләп үтте.
Балык Бистәсенә зур рәхмәт шундый бай, матур җылы очрашу өчен. Алга таба да очрашулар күп булсын, элемтәбез өзелмәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев