Бегемот көнендә ятып кино карарга барыгыз

Синең бегемотны үз күзләрең белән күргәнең бармы? Булмаса, 1 апрельдә Татарстанның Милли музеена ашык! Биредә «Бегемот көне»н уздырачаклар.

Әлеге чара Халыкара көлке көненә багышлана. Программаның исеме музей белән бик тыгыз бәйләнештә. Казан халкы музейны бегемот, дип атый. Ни өчен дисезме? XX гасырның 30нчы елларында бу бинага өстәмә өченче һәм дүртенче катлар төзелгән: музей бинасы зурайган. Шул вакыттан бирле халык арасында музей бинасын «Бегемот», дип йөртә башлаганнар.
1 апрель көнне биредә «Казан бегемоты» дигән күргәзмә эшләячәк. Бу төр хайваннарны төрле образларда күреп булачак. Барлык теләүчеләрне дә «Бегемот» квест-уены көтә. Яшьләр өчен «Музей бумы: Борынгылыкка сәяхәт» дигән музей буйлап сәяхәт уздырылачак.
Кечкенәләр арасында «Иң, иң, иң!» дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы, оригами, аква-грим буенча мастер-класслар узачак. Имбирьле прәннекне бизәү буенча мастер-класс та көтелә.
Бары тик 1 апрель көнне генә «Тайна семьи Flodhäst» фильмында төшеп булачак. Ул бегемотлар семьялыган багышлана. Ятып карый торган кинотеатр да булачак монда. «Бегемотта кунакта» дигән кинотеатрда бу төр хайваннарга багышланган фильмнар күрсәтеләчәк.
Бу көнне һәр килүче шәһәр, музей тарихы турында күбрәк белә алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....
-
Җәйне «Сабантуй» белән уздыр! Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!