Белем алуда балаларга ничек ярдәм итәргә
Кеше үз тормышында берничә четерекле мизгел кичерә. Алар вакыйгаларның гадәти оешын үзгәртәләр. Шуларның берсе – кешенең мәктәптә укый башлавы.Мәктәп, класс - болар бала көнкүреше һәм яшәешенә дә киск...
Кеше үз тормышында берничә четерекле мизгел кичерә. Алар вакыйгаларның гадәти оешын үзгәртәләр. Шуларның берсе – кешенең мәктәптә укый башлавы.
Мәктәп, класс - болар бала көнкүреше һәм яшәешенә дә кискен яңалык кертәләр. Балагыз мәктәпкә аяк басу белән, тормышка ашыра башларга тиешле мөнәсәбәтләр системасыннан –укытучысына һәм классташларына, билгеләргә һәм белемнәргә карата мөнәсәбәтләрне дөрес формалаштыру эшеннән сез һич тә читтә кала алмыйсыз.
Һәр дәрес укучыдан зур ихтыяр көче,тырышлык һәм киеренкелек таләп итә. Шуңа күрә улыгыз яки кызыгыз, мәктәпкә кергәнче үк инде, укуның авыр һәм катлаулы, әмма кеше өчен бик кирәкле хезмәт икәнен яхшы белергә, очраячак авырлыкларны җиңәргә психологик яктан әзер булырга тиеш.
Әнә шундый әзерлеге булмаган укучы беренче авырлыклар каршында ук каушап калачак һәм алардан ничек тә качарга тырышачак. Ә сезгә андый улыгыз яки кызыгыз белән икеләтә күбрәк эшләргә туры киләчәк. Артта калучы, булдыксыз укучылар рәтенә эләгү балага да кыен. Ул көйсезләнә, күңелсезләнә, елый, аз гына мөмкинлек булса да, дәрескә бармау ягын карый. Мондый чакта ул мораль ярдәмгә мохтаҗ. Хәтта олы кеше дә, ниндидер уңышсызлыклар кичергәннән соң, үзен тиз генә кулга алып, яңа уңышларга тиз генә ирешә алмый. Бала бигрәк тә. Шуңа күрә аның аз гына уңышын да вакытында күрә һәм күңелен күтәрә белергә кирәк.
Укучының даими эш урыны булсын. Дәресен һәрвакыт шунда әзерләсен. Әгәр ата-аналар, укучыга өйдә уңай шартлар булдырмасалар, аның дәрескә ничек әзерләнүе белән даими кызыксынып тормасалар, балага өй эшен ашык-пошык эшләп ташлый да тизрәк урамга сызу ягын карый. Нәтиҗәдә көндәлектә “2”леләр күренә башлый.
Баланың укудагы беренче адымнары нинди булуы бик зур әһәмияткә ия. Эшне ул тиз, пөхтә итеп, игътибар белән башкарырга өйрәнсен. Бала дәресләрен ничә яшьтән үзе генә хәзерли ала соң? Мөстәкыйль рәвештә дәрес хәзерләргә бала мөмкин кадәр иртә күнегергә тиеш. Укучының ярдәмгә мохтаҗ түгеллеген күрү белән, аңа ярдәм итүдән туктарга кирәк. Ләкин моны кинәт кенә эшләргә ярамый һәм баланың дәрес әзерләве белән бөтенләй кызыксынмаска дигән сүз түгел.
Сез эштән кайтканда улыгыз дәресләрен хәзерләп бетергән ди. Балаларыгыздан көндәлеген күрсәтүен сорагыз. Өйгә эш итеп күнегү язарга бирелгән булган икән, вкытыгызны кызганмагыз: балагыз сумкасыннан дәфтәр белән дәреслеген алсын, күнегүне аңлаткан сүзләрне кычкырып укып чыксын. Әмма иң мөһиме шунда - балагыз текстны китаптан күчереп язганда хата җибәрмәсен. Моңа игътибар итегез. Чөнки бала сүзенең ялгыш образын хәтеренә нык сеңдереп калдыра. Бу хәл исә бик озак вакытлар әлеге сүзне дөрес итеп язарга комачаулаячак.
Күнегү үтәлешен шулай гади генә тикшереп чыгу да файда китерми калмый. Инде бала телне гомумән йомшак үзләштерсә , ә укытучы “Балагызга көн саен кечкенә генә диктантлар яздырыгыз”-дип киңәш бирсә, ярдәмне моның белән генә чикләргә ярамый, билгеле. Өйгә күнегү бирелгән, ди. Аны үтәми калырга ярамый.
Күп һәм нәрсә укыганлыкларын белеп укыган балалар, кагыйдә буларак, яхшы сөйлиләр, яхшы язалар. Һәм, киресенчә, ни сәбәптәндер китап укырга яратмаган балаларга мәктәптә укырга бик авыр бирелә. Баланы китап укырга ничек өйрәтергә соң? Сез баланың иҗекләрне авырлык белән генә бергә кушып укыганлыгын, шуңа күрә дә аның җөмләне тулаем ишетмәгәнлеген, тоймаганлыгын беләсез. Бу хәлдән текстны күбрәк кычкырып уку юлы белән генә котылырга була. Әмма, моны ясалма рәвештә эшләү читен дә, баланы да туйдыра. Шуңа күрә, әлеге уку бушка гына булмасын өчен, нәрсә дә булса уйлап чыгарырга туры килә. Мәсәлән, “Балам, кил әле монда, бик рәхәтләнеп китап укыр идем,-вакытым юк. Савытлар юган арада миңа берәр китап укый тор әле син”,-дияргә мөмкин. Шулай ук балага карт әбигә яки нәни сеңлесенә кычкырып китап укуны бурыч итеп куегыз.
Тәрбия эшләрендә бернәрсә дә очраклы рәвештә, үзеннән-үзе генә эшләнми. Балагызның нәрсәгәдер ирешүен телисез икән, аңарда бу сыйфатны булдырырга, аны үзен яраткан эш белән мавыктыргыч, үзеңә ияртергә кирәк.
Холыктагы күп кенә җитди үзгәрешләр башлангычы классларда башлана һәм, әлбәттә, аларның барысы да тискәре үзгәрешләр булмый. Күп кенә уңай сыйфатлар да барлыккак килә.
Баланы ярата белергә өйрәтегез. Мәхәббәт кеше эшчәнлегенең күп якларын эченә алса гына тулы кыйммәткә ия була. Яратырга өйрәтү- армый-талмый гүзәлеккә соклана белергә өйрәтү дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев