ЯҢАЛЫКЛАР
Белем көне 1 апрельдә?!..
Япония (яп. 日本 Ниһон, Ниппон) — Көнчыгыш Азиядә урнашкан утрау-дәүләт. Тын океанда, Япон диңгезеннән көнчыгышта урнашкан. Охот диңгезеннән алып Тайваньгә кадәр территорияләрне ала.Әлеге дәүләт турын...
Япония (яп. 日本 Ниһон, Ниппон) — Көнчыгыш Азиядә урнашкан утрау-дәүләт. Тын океанда, Япон диңгезеннән көнчыгышта урнашкан. Охот диңгезеннән алып Тайваньгә кадәр территорияләрне ала.
Әлеге дәүләт турында сез ишетмәгән кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.
![24927](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2016/10/24927.jpg)
Әлеге дәүләт турында сез ишетмәгән кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.
- Япониядә кар бабайларын 2 өлештән генә ясыйлар.
- Япониядә балык һәм ит бик арзан, ә менә җиләк-җимешләр кыйбат бәядән йөри.
- Бу илдә дельфиннарны да азык-төлек итеп кулланалар.
- Япониядә уку елы 1 апрельдән башлана. Һәм бу шаяру түгел!
- Япон телендә өч төрле язу каралган: хирагана (иҗекләр белән), катакана (шулай ук иҗекләр белән, читтән кергән сүзләр өчен) һәм кандзи (иероглифлар ярдәмендә).
- Токио - иң имин мегаполистан санала. Алты яшьлек балалар да монда җәмәгать транспортында тыныч кына йөри ала. Мародерлык биредә юк!
- Чүп-чар өчен махсус контейнерлар юк. Бутылкалар җыяр өчен урнаштырылган баклар гына бар.
- Өлкәннәр өчен каралаган пенсияләр монда аз күләмдә түләнелә.
- Кафе-рестораннарда чәйлеккә акча калдыру дигән нәрсә юк. Чәйлеккә дип акча калдырып китсәң, официант аны сиңа яңадан кайтаруы бар.
- Кул имзасы урынына биредә махсус мөһер басалар.
- Япониядә бирелгән бүләкне кеше алдында ачсаң, әдәпсезлек билгеле буларак кабул ителә.
- Япониядә яшәүчеләр елмаю астында кайгы-хәсрәтләрне яшерә белергә кирәк, дигән фикердә.
- Япониядә чүп өемнәре, свалкалар юк, чөнки чүп-чар юк ителеп бара.
![24927](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2016/10/24927.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев