Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Безнең заман геройлары»

«Яшь гвардия» иҗтимагый хәрәкте эшчәнлеге

«Яшь гвардия» иҗтимагый хәрәкте республикада да үз эшен актив алып бара. Алар «Безнең заман геройлары» исемендәге республика премиясен нигезләгәннәр. Батырлык күрсәткән яшүсмерләр һәм яшьләрне, волонтерларны һәм игелекле эшләр башкарган кешеләрне бүләклиләр бу премия белән. 2021 елда, короновирус таралган вакытта, табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәмгә килгәннәрне, 2022 елда Россия составына кушылган яңа регионнарга гуманитар ярдәм җыюда ярдәм күрсәткәннәрне бүләкләү аеруча да дулкынландыргыч булган. Бу эшләр күпме кешеләргә ярдәм өчен башкарылган бит.

Кечкенә геройларны исә – спорт, фәнни олимпиадаларда ирешкән уңышларына карап та бәялиләр.

«Безнең заман геройлары» премиясен алу тантанасында каһарманнарга таныклык һәм медаль тапшырыла.

Әлеге пермияне алу өчен гаризаларны ел ахырына кадәр «Яшь гвардия» хәрәкәтенең Вконтактедагы сәхифәсенә кереп теркәргә мөмкин. Монда кеше үзен дә яки батырлык, каһарманлык күрсәткән танышын да терки ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев