Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең якташларны бел!

30 нчы октябрь көнне Биектау районы Юртыш авылы мәдәният йортында Россиянең атказанган укытучысы, педагогия фәннәре докторы Роберт Вафа улы Шакиров белән очрашу булды.

Күренекле шәхесләргә

Бай минем газиз халкым...

Алар турында сөйләргә

Бар минем тулы хакым.

      Очрашу танылган якташыбызның 85 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылды. Юбилярны котларга аның якташлары җыелды, язучылар һәм артистлар кайтты.  Алар арасында ТРның халык артисты, Камал театры артисты  Әсхәт Хисмәт, ТРның халык артисты, җырчы Азат Тимершәех, язучылар Солтан Шәмси, Зиннур Хөснияр, шагыйрь Рафис Корбаннар бар иде. Чарада районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗановлар катнашты. Нияз Камил улы юбилярга ТР Мәгариф министрының «Укытучылар һәм остазлар елы» уңаеннан чыгарылган Күкрәк билгесен тапшырды. Чара бик ихлас, дустанә мөнәсәбәттә, җылы узды.

      Бу күркәм чарада без дә,  бертуган Максудилар исемендәге 5нче номерлы Биектау мәктәбенең «Яшь журналистлар» иҗат студиясе дә, читтә кала алмадык. Роберт абыйны юбилее хөрмәтенә котлау сүзләребезне җиткердек. «Безнең якташларны бел!» темасы астында бара торган рубрикабызда тагын бер исем артты. Шулай ук студиябез нәшер итә торган «Тамчы» газетасының соңгы чыгарылышын  Роберт абый Шакировның тормыш юлы һәм иҗатын яктыртуга багышладык һәм газетаны килгән кунакларга бүләк итеп өләштек.

    Ренат Харисның әлеге шигырь юллары нәкъ менә Роберт абый турында язылган кебек:

 

«Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;

замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда.

 

 

«Яшь журналистлар» иҗат төркеме

Җитәкчеләре Лутфуллина Люция Әдһәм кызы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев