Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Бикафест-2016" фестивале җиңүчесе билгеле булды [видео]

Гран-прины Казан кызы отты."Бикафест-2016" фестивале Гран-прие Казан кызы Энҗе Әхмәтҗановага бирелде. Казан кызы "Ятим бала" мөнәҗәте белән бер бәхәссез жюри һәм тамашачыларның көчле мәхәббәтен яулады...

Гран-прины Казан кызы отты.
"Бикафест-2016" фестивале Гран-прие Казан кызы Энҗе Әхмәтҗановага бирелде. Казан кызы "Ятим бала" мөнәҗәте белән бер бәхәссез жюри һәм тамашачыларның көчле мәхәббәтен яулады.

Энҗе 111 нче мәктәпнең 8 нче "А" сыйныфында белем ала. 2 нче сыйныфтан 30 нчы музыка мәктәбендә укый, вокал серләрен аңа укытучысы Люция Хәсәнова өйрәтә. "Әлеге мөнәҗәтне дә аның белән ике ай өйрәндем. Җиңүемә бик шатмын", - диде Гран-при иясе "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Жюри рәисе, композитор Риф Гатауллин ел саен ниндидер ачышлар, уникаль чыгышлар булуын, тик быел Энҗе Әхмәтҗанованың чыгышы күңеленә аеруча хуш килгәнен билгеләп узды. "Элек әбиләрдән генә, кайбер артистлардан ишетә идек мөнәҗәтләрне, әмма ул никтер йөрәккә үтми иде, ә менә бу бала йөрәккә үтеп керерлек итеп көйләде. Бу бит Аллаһ белән сөйләшү", - диде.

 
 

Чыганак: "Татар- информ"нан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев