Биләрдә «Сәләт» форумының икенче сменасы тәмамланды
23 нче июль көнне Биләрдә XIV Халыкара яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ рәсми рәвештә ябылды.
Сменада Россиянең төрле регионнарыннан: Татарстан, Башкортостан, Мари Эл, Удмуртия республикалары, Самара, Киров, Ырымбур, Пермь, Мәскәү өлкәләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800 якын бала катнашты. Катнашучылар арасында шулай ук фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк Сәләт клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары булды.
Рәсми ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөйләйманов бар иде.
«Безнең монда саныбыз бихисап булуга карамастан, без һәрберебез аерым уникаль шәхес. Биредә үткәргән көннәр дәвамында һәркайсыгыз үзенә яңа дуслар табып, төпле тәҗрибә туплап, яңа хыял-омтылышлар булдыргандыр дип ышанам – бу иң мөһиме! Сәләт – мөмкинлекләр мохите һәм ул мөмкинлекләр адым саен, аларны бары тик күрә генә белергә кирәк. Биләр җиренә килеп сез, хатирәләр китабыгызның яңа бүлеген башлыйсыз.
Мин үзем Сәләткә 12-13 яшьләрдә килдем. Инде хәзер Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе булдым, әмма Сәләт һәрчак минем күңелемдә, йөрәгемдә. Сәләт ул – фикерләү рәвеше. Изге җирләр көчен тоеп, бергә яңа тарих языйк. Без – зур Сәләт гаиләсе», – диде ул.
Алга таба иң актив «Сәләт»леләргә дәрәҗә орденнары һәм махсус бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев