Биләрдә «Сәләт» форумының йомгаклау сменасы башланды
Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы - Алдынгылар Биләр Форум (Первые / Forward) старт алды.
Өченче ел рәттән ул Россия балалар һәм яшьләр оешмасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырыла. Биредә Татарстан районнарыннан 12-17 яшьлек 800 гә якын бала җыелды. Алар барысы да «Алдынгылар хәрәкәте»нең һәр бүлегеннән сайлап алынган. Сменага эләгер өчен балалар «Остазлар» темасына эссе әзерләде. Шулай ук һәр катнашучы үзенең уңышлары тупланган портфолио тәкъдим итәргә тиеш иде.
Быел смена укучыларның үзидарәсен һәм команда күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелә. «Алдынгылар сәгате» кысаларында 12 юнәлеш буенча остаханәләр уза: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, игелеклелек, патриотизм, спорт, сәламләт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм. Быел катнашучылар соравы буенча уку-укыту программасына геймификация элементлары да өстәлде. Белем бирү чатыры бер шәһәрчеккә әйләнде, ә катнашучылар - бу шәһәрнең яшәүчеләре, идарә итү комитетлары вәкилләре. Иң актив катнашучылар үзләрен шәһәр башлыгы ролендә сынап карый ала. Шулай ук балалар «Алдынгылар сәгате» кысаларында үзләренең остаханәләрен дә булдыра алалар.
Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов сәламләде.
- Бу җиргә аяк баскач аерым бер сүзләр искә төшә: Алдынгылар, Сәләт, Биләр, гаилә, бердәмлек, көч, дәрт, гореф-гадәтләр, тарих. Сез барысын да сүзсез аңлыйсыз, чөнки без бер дулкында - яңарыш, хәрәкәт дулкынында. Сменаны оештырган һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Беренче чиратта Татарстан Республикасы Рәисенә мондый шартлар булдырганы өчен рәхмәт! «Сәләт»ебезгә зур рәхмәт. Өченче ел рәттән бу форум «Сәләт» һәм «Алдынгылар» хәрәкәте белән берлектә уздырыла. «Сәләт» бу мәйданчыкны биреп, «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия хәрәкәтен үстерә, көчлерәк итә. Барлык оештыручыларга да зур рәхмәт, - диде ул.
«Алдынгылар Биләр Форум» 1 августта тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев