Бишенчегә – автомобиль!

Бишенче бала туган гаиләләргә автомобиль бирергә кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка шундый тәкъдим белән хат язган. Депутат фикеренчә, автомобиль Россиядә җитештерелгән, кимендә җиде урынлы булырга тиеш. Әле шунысы да бар: Сухарев өлкән балаларга 18 яшь тулу-тулмауга игътибар итмәскә куша. Бишенче бала тугач автомобиль бирелсә, бу күп балалы гаиләләргә зур ярдәм булыр иде, ди депутат.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    15
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    15
    0
    0