Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөтенроссия фиджитал-турниры балаларны берләштерә

Казанда «Алдынгылар уеннары»ның бөтенроссия фиджитал-турниры башланып китте.

Ул бөтен Россиядән 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге мәктәп укучыларын һәм урта махсус уку йортлары студентларын берләштерә. Ярышларга Россиянең 23 төбәгеннән 602 мәктәп укучысы һәм студентлар җыелды.

Катнашучылар үзләре белән таныштырганда ни өчен турнирның бер өлеше булырга тиешлекләре һәм турнирның алар өчен нәрсә аңлатканы турында сөйләделәр. 

Турнирның көндезге этабы 16-20 нче октябрьдә уза. Ярышлар ике яшь категориясендә бара: 14-17 яшьлек катнашучылар өчен фиджитал-футбол һәм 18-25 яшьлек яшьләр өчен фиджитал-тактик ату. 

Өстәмә рәвештә барлык теләүчеләр өчен Just Dance буенча мәйданчык һәм башка активлык зоналары ачылды, дип хәбәр итә «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлекчәсенең матбугат хезмәте.

Фиджитал сопрт уеннары вакытында катнашучылар башта үз көчләрен компьютер экраннарындагы уеннарда, ә аннары чын мәйданда сынаша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев