Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Җимешләрнең" иҗат җимешләре:

Көзнең соңгы аен вакларга керештек, дуслар! Тормыш үз агымына тәгәри дә, тәгәри. Болай булса, карлы кышка да күп калмас. Уфтанырга гына кирәкми. Кайсы гына ел фасылы хакимлек итсә дә, аннан рәхәтлек т...

Көзнең соңгы аен вакларга керештек, дуслар! Тормыш үз агымына тәгәри дә, тәгәри. Болай булса, карлы кышка да күп калмас. Уфтанырга гына кирәкми. Кайсы гына ел фасылы хакимлек итсә дә, аннан рәхәтлек таба белик – игътибарыбызны балаларга, якыннарыбызга бирик, алар белән бергәләп сөеник. Нәкъ менә “йолдызлы” гаиләләр кебек.
Хәтерлисездер, октябрь башында дөньяны Россия спортчысы Хәбиб Нурмогомедов шаулаткан иде. Ул Американың Лас-Вегас шәһәрендә Ирландия сугышчысы Конор Макгрегорны җиңә алды. Әлеге вакыйганы инстаграм йолдызы Арслан Сибгатуллин да игътибарсыз калдырмаган: “Хәбиб, туган – котлыйм!” – дип язып куйган танылган артист Гүзәл Сибгатуллинаның улы папахалы фотосы астына.





“Казан егетләре” төркеме җырчысы Илнат Фәрхуллинның мәктәп елларында көрәш белән мавыкканын белә идегезме? Ә без беләбез! Көрәшеп, яшьтәшләре арасында Теләче районы чемпионы да булганы бар җырчының. Илнатның кызы Диана спортта зуррак уңышларга ирешер, мөгаен. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче 6 яшьлек кыз чираттагы ярышларында уңышка ирешкән. “Ураааа! 1нче урын. 3нче үсмерләр разряды”, – дип куанычы белән уртаклаша җырчы.
Диананың чыгышы безне дә сокландырды һәм сезгә дә видеосын карарга киңәш итәбез.








Балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләү – мактала торган гамәл. Җырчы Эльвира Хамматова да 5 яшьлек улы Солтанны зур спорт дөньясы белән таныштырырга булган – тәүге тапкыр хоккей матчына алып барган. “Солтанның зур хоккей белән беренче танышуы. Бер дә уйламаганда, көтмәгәндә җыендык та, чыгып киттек. Һәм 5:1 җиңдек”, – дип язган Эльвира. Шәп бит инде: Солтанның тәүге тапкыр килүе хөрмәтенә “Ак Барс” сезондагы иң зур исәп белән беренче җиңүен яулады – “Сочи”ны тар-мар итте.





Сабыйларыгыз белән кая барырга белмисезме? Циркка бару начар булмас! Җырчы Ильмира Нәгыймова да шундый киңәш бирә. Улы Камил белән кызы Ясминәне Чаллыда циркка алып барган ул. Һәм: “Менә дигән циркта булдык”, – дип уртаклашкан. Барыннан да бигрәк Камил сөенгәндер – алдагы көнне генә 5 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткәннәр бит аның. Икеләтә бәйрәм шундый була ул!


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram



















 

Кичә менә дигән 👍👍👍циркта булдык Чаллыларга советую сходить !👏#ильмиранагимова


Публикация от Ilmira Nagimova🎤(Певица) (@nagimovaa)






Танылган юморист Әбри Хәбриев инстаграм дусларына улы Дамирның беренче иҗат җимешен тәкъдим итә. “Дамир Даниярович барыгызга да уңышлы яллар тели һәм үзенең беренче иҗат җимеше белән уртаклаша”, – дип яза Әбри. Килешәсездер – биш яшьлек бала өчен начар “җимеш” түгел.





Ниндидер уртаклашырлык уңышларыгыз юкмы? Барыбер фотога төшегез – истәлек булыр. Җырчы Азат Фазлыев нәкъ шулай эшләгән. “Җимешебез безнең! Просто яратам!!! Истәлеккә монда калсын әле”, – дип язып элгән Азат улы Аязның фотосы астына.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев