Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел Татарстанда беренче сыйныфка 47 меңнән артык бала барачак

Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе буенча брифинг узды.Анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фазлыева Ләйлә Ринат кызы һәм ТР мәгариф һәм фән ми...

Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе буенча брифинг узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фазлыева Ләйлә Ринат кызы һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алишев Тимерхан Булат улы катнашты.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында инде 1,5 мең беренче сыйныфка баручы һәм 1 мең 2-11нче сыйныф укучыларына мәктәп сумкалары тапшырылган. Акция буенча төп чаралар 23-31 август аралыгында каралган. Мәктәпкә әзерләнү буенча ярдәм күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә күрсәтелүен әйтеп үтте Ләйлә Фазлыева. Республикабызда 2007 елдан бирле уздырылучы чарада 165 мең укучыга мәктәп сумкасы һәм әсбаплары бирелгән.
Быел Татарстанда беренче сыйныфка 47 меңнән артык бала барачак. Шуларның 20 меңенә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе буенча ярдәм күрсәтелә.
Тимерхан Булат улы 2013 елдан «Үзеңнең мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясенең уңышлы эшләп килүен билгеләп үтте. Аның кысаларында 386 белем бирү учреждениясе ярдәм күргән. Мәктәпләрдә җиһаз яңартылган, класслар тәртипкә китерелгән, спорт мәйданчыклары төзелгән.
2012 елдан башлап, капиталь ремонт пргограммасы буенча 700дән артык белем бирү йорты төзекләндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев