Чаллыда кыз бала бассейнда батып үлгән

Кичә кич Чаллының 54нче комлексында урнашкан "Афина" бассейннында 11 яшьлек кыз батып үлгән, дип яза "Челнинские известия".
Бала дус кызы белән бергә су коенырга килгән, әмма көтмәгәндә күз уңыннан югалган.

Яшьтәше аны үзе эзләп табарга омтылган, әмма соңрак ярдәм сорап бассейн хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән.


Фаҗига булган урынга килеп җиткән табиблар балага ярдәм итә алмаган: бассейн төбеннән чыгарылган кыз үлгән булган. Әлеге очрак буенча тикшерү эше башланган.



Чыганак: "Татар- информ"нан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    44
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    32
    0
    0