Чикләрсез театр

Казан яшь тамашачылар театрында 10 һәм 11 сентябрьдә начар ишетүче һәм күрүчеләр өчен спектакльләр күрсәтеләчәк. Театр, “Игелекле эшләр көне” Хәйрия фонды белән берлектә, “Чикләрсез театр” (“Театр без границ”) проекты кысаларында узган ел беренче тапкыр шул рщвешле “Кыргый” (“Дикий”) спектаклен тәкъдим иткән иде. Ул тулы заллар җыйды. Көз көне дә сурдотәрҗемә һәм тифлокомментарийлар белән спектакль күрсәтелгән.
«Чикләрсез театр» проекты ярдәмендә ишетү һәм күрү сәләте начар булган тамашачылар да спектакльләрне уңайлы итеп карый ала. Тифлокомментатор наушниклар аша сәхнәдә булган хәлләрне (декорацияләр, эмоцияләр һәм актерларның гамәлләрен) тасвирлый, ә сурдотәрҗемәче спектакльне ишарәләр теле ярдәмендә «ишетергә» ярдәм итә.
Быелгы сезонда тетар үз тамашачыларын кабат сөендерә. 10 сентябрьдә “Кечкенә принц”, ә 11 сентябрьдә “Оскар һәм Розовая мама” дип исемләнгән спектакльләр сәхнәләштереләчәк. Спектакльләр 18.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә “Игелекле эшләр көне” Хәйрия фонды матбугат үзәге.
Фотолар Казан яшь тамашачылар театры сайтыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.