Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Читкә чыгарга ярамый

Быел җәй көне балалар үзләре яшәгән төбәктә генә ял итә алачак.

Быел җәй көне балалар үзләре яшәгән төбәктә генә ял итә алачак. Роспотребнадзор, коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә, шундый таләп куйды. Баланы лагерьга яки санаторийга җибәрергә теләүче әти-әниләр мондый ял йортын үз төбәкләрендә генә эзләргә тиеш. Бары тик Арктикада яшәүчеләргә генә ял итәргә җылы якка барырга рөхсәт бирелә. Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь шәһәрләрендә яшәүче балалар чиктәш төбәкләрдә ял итә алачак. Лагерьларда төркемнәрне яртылаш кына тутырырга ярый. Ә палаткалы лагерьлар быел, гомумән, ачылмаячак. Әле шунысы да бар: балаларга дискотекалар, учак янында җыелулар һәм башка шундый гомуми чараларсыз гына ял итәргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев