Данил Галиев турниры яшьләргә зур мәйданга юл ача /видео, фотолар/

Бүген Түбән Камада чираттагы көрәш ярышы уза. Данлыклы көрәшче Данил Галиев исеменә ел саен уза торган турнирга быел 36 командадан 300 көрәшче җыелган.

Әлеге турнир быел 24нче тапкыр уздырыла. Гадәттәгечә, зал көрәшчеләр һәм тамашачылар белән шыгрым тулы. Әлеге ярыш үзенә күрә шәһәр сабантуен хәтерләтә. Җыр-бию, кызу көрәш мәйданын тамаша кылучылар ел саен ярышны көтеп ала. Заманында мәйдан тоткан көрәшчеләр балаларын, оныкларын ияртеп килә, яшьтән үк милли спорт төренә мәхәббәт уята.Турнирны оештыру да, Данил Галиевны искә алу белән беррәттән, милли җанлы буын тәрбияләүгә кайтып кала. Оештыру эшләренә җанын биреп алынган "Шинник" спорт сарае җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганеев та, пәһлеван көрәшче улы Фәнис Галиев та шул максатны күздә тотып эшлиләр.
- Шунысы сөенечле, зурлар арасында булса да, команда составында яшьләр бик күп. Теләче, Әлмәт командалары, мәсәлән, яшь көрәшчеләр белән тулыланган, - дип фикерен белдерде хөкемдар, тренер Илгиз Салихов.
Яшьләр нәкъ менә шундый дәрәҗәле турнирларда катнашу өчен үзләрен "Сабантуй" журналы призларына узган ярышларда сыныйлар.

[gallery columns="2" size="medium" ids="6888,6881,6885,6878,6877,6886,6889,6879,6880,6882,6884,6887"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....
-
Җәйне «Сабантуй» белән уздыр! Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!