Дөнья Чемпионаты-2018 нең уникаль фирма стильләре

FIFA үзенең рәсми сайтында Россия Дөнья Чемпионаты-2018 үтәчәк Казанның һәм тагын уеннар барачак 10 шәһәрнең уникаль фирма стилен прзентацияләгән иде. Сезгә дә аларның берничәсен тәкъдим итәбез.
[gallery ids="1526,1523,1524,1525,1527,1528"]
Идея авторларының теләге буенча, бу ноу-хау ярдәмендә һәр шәһәр бөтен дөньяга үзенең уникаль мәдәни кыйммәтләрен, архитектура үзенчәлекләрен һәм табигать матурлыкларын күрсәтә алачак.
Әйтик, мәсәлән, 2018 елгы Дөнья Чемпионатында Казанның визит карточкасы-легендар Зилант еланы, Татарстанның төп мәчете-Кол Шәриф һәм аның административ бинасы, Мәскәүнеке-Василий Блаженный соборы, Зур театр һәм Кремльнең Спасс башнясы, Волгоградныкы- монументаль «Ватан-Ана», ә Санкт-Петербургныкы - Бакыр җайдак белән Адмиралтейство булачак.
Шулай ук фирма стиленең элементларын Дөнья Чемпионатының башка аспектларында да куллану планлаштырыла, аерым алганда: ярышлар булачак шәһәрләрне бизәгәндә, стадион декорацияләрендә һәм лицензиле продуктларда...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?