Ди-джейлар җыелышып туп суга!

Кояш кыздыра, табан астын ком кытыклый, ә тирә-юньдә татарча радиолар чиратлашып музыка яңгырата! Кичә Казансу яры шундый мохиткә чумган иде. Бу очрашуны “Радио ди-джейлары җыелган җирдә...” дип атап булыр иде.
Тик радио хезмәткәрләренең бергә очрашуын билгели торган атама бар инде. Алтынчы тапкыр рәттән татар телендә эшли торган радиолар пляж волейболы буенча ярыш уздыра. Дөрес, тәүге ярыш залда оештырылды, аннан соң инде радиочылар “урамга күчте”. Соңгы елларда Казанның Пляж волейболы үзәге радио хезмәткәрләренең яраткан урынына да әверелде.
Быелгы турнирда барлыгы 7 команда катнашты. “Болгар”, “Тәртип”, “Татарстан”, “Татар радиосы” белән беррәттән Чаллының “Күңел” һәм “Нократ дулкыннары” белән “Саба дулкыннары” да башкала командаларына каршы лаеклы чыгыш ясады. Алай гына да түгел, турнирның дебютанты – “Саба дулкыннары” хәтта беренче урын яулаган “Татарстан” радиосы белән тигез очколар туплауга ирешә! Шулай да, финал өлешендә үзара очрашуда “Татарстан” радиосы өстенлеккә ирешкәнлектән, турнирның җиңүче булып та нәкъ менә алар таныла. 90 еллыгын билгеләп узган радио өчен бу – тагын бер казаныш, коллективларының иҗади һәм корпоратив үсешенә мактаулы бәя. Котлыйбыз!
Ярышның үз кагыйдәләре булса да, һәр килгән команда аралашып-танышып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты. Асылда, күркәм гадәткә әверелгән турнирның максаты да шуннан гыйбарәт бит. Радио тыңлаучыларга язмалар әзерләп көннәрен генә түгел, төннәрен дә эш бүлмәсендә уздырган хезмәткәрләргә мондый чаралар тансык. Бер күрешү – бер гомер, диләрме әле? Киләчәктә дә очрашулар кабатлансын!
Җиңүчеләр:
1 урын – “Татарстан”
2 урын – “Саба дулкыннары»
3 урын – “Нократ дулкыннары”
4 урын – “Тәртип”
5-7 урыннар – “Татар радиосы”, “Күңел”, “Болгар”

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.