Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Диләрә Ханзафарова: "Принцессалар игелекле булырга тиеш!"

Исеме: Диләрә Ничә яшь: 8 Кем ул: Татарстанның кечкенә принцессасы, Халыкара мәдәният һәм сәнгать "Little miss&mister World 2017" фестивалендә "Little miss Olympic World 2017" титулы иясе Девизы: Укыр...

Исеме: Диләрә


Ничә яшь: 8


Кем ул: Татарстанның кечкенә принцессасы, Халыкара мәдәният һәм сәнгать "Little miss&mister World 2017" фестивалендә "Little miss Olympic World 2017" титулы иясе


Девизы: Укырга, катнашырга, үсәргә!



- Диләрә, принцессалар нинди булырга тиеш?
- Сәер сорау. Игелекле, әлбәттә.
- Принцесса буларак беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгуыңны безгә дә сөйләп үт әле.
- Зур сәхнәгә беренче чыгуым кечкенә генә конкурс аша булды. Әниемнең эшендә элек сабыйлар өчен төрле чаралар үткәрәләр иде: мин ул бәйгеләрдә күптәннән бик теләп катнашам. Беренче чыгышымда бию башкардым, үз-үзем белән таныштырдым. Бик дулкынландым!
- Соңгы катнашкан "Little miss&mister World 2017" бәйгесе Грециядә узган. Бу зур уңыш, Диләрә!
- Анда эләгү өчен байтак конкурслар аша үтәргә туры килде шул. Башта үзебезнең "Юность" мәдәният сараенда чыгыш ясадым. Миңа корона белән лента тапшырылды. Шуннан соң бер-бер артлы бәйгеләр китте. "Татарстанның кечкенә принцессалары" конкурсында җиңгәннән соң Грециягә чакыру алдым. Анда инде татар халык биюен тәкъдим иттем. Бар дөньяга халкыбызның милли мирасын күрсәтәсем килде.


- Төрле чаралар күп вакыт таләп итә. Барысына да ничек өлгерергә?
- Вакытыңны дөрес итеп бүлә белергә кирәк. Минем режимымда, шәхсән, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Башта дәресләрдә белем алам, аннары түгәрәкләргә юл тотам. Киләчәктә халык биюләре түгәрәгенә дә йөрисем килә әле. Аннары мин әнием белән берлектә төрле социаль акцияләрдә катнашам. Ә бу короналар миңа һәрвакыт ярдәмгә килә: башымда корона булганда миңа игелекле эшләр эшләргә дә җиңелрәк.
- Кечкенә принцессаның дуслары күпме?
- Бик күп! Иң якын дустым - Карина. Җиңү белән кайтканнан соң мине бар сыйныф кул чабып каршы алды.
- Үскәч кем булырга телисең?
- Әйтмим әле! Бу - сер! Бары әти-әниемә генә серне чиштем.



Диләрәнең әнисе Линара ханым да зур эшләр белән шөгыльләнә. Юкка гына бәләкәй кызчык иң төп сыйфат итеп игелелекле булуны атамагандыр. Линара ханым да, аңа ияреп кызы Диләрә дә, шикәр диабеты белән авыручы балалар өчен төрле хәйрия акцияләре
оештыра икән.
Бу чараларда әнисе оештыру моментлары өчен җавап бирсә, Диләрә төрле юнәлешләр буенча мастер-класс күрсәтә.

Линара Ханзафарова, Диләрәнең әнисе:
- Киләчәктә уңышлы шәхес тәрбияләү өчен балаңны бик-бик яратырга кирәк! Лаеклы үрнәк була белү дә бик мөһим. Булганның кадерен белеп, тик барыбер дә тагын да яхшыракка омтылырга өйрәтеп үстерәсем килә. Төрле чараларда катнашырга теләген хуплыйм: чөнки ул балада җаваплылык хисен арттыра, тырышлыкка өйрәтә. Теге яки бу уңышка ирешү өчен тырышырга кирәк. Мәсәлән, җәйге каникулларда барысы да ял иткәндә Диләрә фестивальгә әзерләнде: хореограф белән шөгыльләнде, инглиз теленнән репетиторга йөрде, шигырьләрен ятлады, бергәләшеп костюмнар тектек. Аннан чыгып баланың шәхси зәвыгы да формалаша. Хәзер инде мин һәр нәрсәдә аның фикеренә дә колак салам.

14 ноябрь көнне "Юность" мәдәният үзәге хезмәткәрләре, "Татарстанның кечкенә прнцессалары" оешмасы белән бергәләшеп шикәр диабеты белән авыручы балалар өчен чираттагы чарасын - конференция үткәрәчәк. Биредә әнисе белән Диләрә дә катнаша. Чибәр кызларыбызга изге эшләрендә уңышлар теләп калабыз!




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев