Дмитрий Туманов #ПодпискаБүләкИт акциясенә кушылды

«Татмедиа» АҖ игълан иткән #ПодариПодписку акциясен хуплаучылар арта бара. Бүген аның кысаларында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов быел фестивальдә уңышлы чыгыш ясаган район, шәһәр бию, җыр коллективларына газет-журналларга язылу бүләк итте.

Шулай итеп, «Созвездие-Йолдызлык»ның Аксубай, Норлат, Кайбыч, Зәй, Яңа Чишмә, Лениногорск, Чирмешән һәм Казанда яшәүче яшь талантлары «Сабантуй», «Ялкын», «Салават күпере», «Идел», «Казан» журналларын, шулай ук «Казанские ведомости» газетасын уку мөмкинлегенә ия булды.
«Болар барысы да үсеп килүче буынның якты киләчәге өчен эшләнелә. Җыр-биюгә, китап, вакытлы матбугат укуга тартылган баланың телевизор каршында утырырга вакыты калмый», – ди Дмитрий Александрович.

Сүз уңаеннан, озакламый «Созвездие-Йолдызлык»ның нәни артистлары Кырымда узачак концертларда чыгыш ясаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.