Дөньядагы иң популяр сүз

Кыска, ачык һәм уңайлы. Аны хәтта сабыйлар да белә. Бөтен планетаның тел белгечләре берничә тикшерү уздырып, дөньядагы иң популяр сүзне ачыклаган. Ул – инглиз телендәге «ОК».

Дөньякүләм танылган бу сүз каян барлыкка килгән соң? Барысы да 1839 елда башланган. «Ок» сүзен беренче тапкыр Англиядә «Boston Morning Post» газетасында бастыралар. Танылган сүзне басманың мөхәррире уйлап тапкан. Ул нибары «all correct» (бар да дөрес) дигән сүзтезмәне «ОК»-га кыскарткан.
Нигә «ОС» түгел дисеңме? Дөрес сорау, кыскартылма шулай язылырга тиеш бит. Ләкин, билгеле булганча, Бөекбританиядәгеләр сүзләрне бозарга ярата. Шуңа алар башта «all correct»ны «all korrect» дип үзгәрткән, соңрак инде без гадәтләнгәнчә «ОК»га әйләндергән.

Бу сүз АКШ президенты Эндрю Джексон чорында бик популярлаша. Ул интеллект ягыннан калышкан дип сөйлиләр һәм барлык документларны «ОК» дип раслаган булган. Нәкъ АКШдан башланган да инде «ОК» сүзенең даны. Ә син аны еш кулланасыңмы?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.