Дөньяның гаҗәеп мәктәпләре

Дөньяның гаҗәеп мәктәпләренең берсе — Камбоджадагы суда йөзеп йөри торган белем учагы. Әлеге ил өчен бу күренеш бер дә шаккатыргыч түгел, чөнки монда кибетләр дә, йортлар да, башка биналар да су өстендә йөзеп йөри. Әлеге мәктәп Тонлесап күле өстендәге Кампонг Луонг авылында урнашкан.
⚡⚡Барлык илләрдә дә уку елы 1 сентябрьдән башланмый. Дөньяның 43 илендә ул — 1 гыйнварда, ә 16сында 1 марттан башлана.
⚡⚡Иң күп укучы укыган мәктәп Һиндстанда. Анда 28 мең бала белем ала.
✨✨Австралиянең Сидней шәһәрендә попугайлар һәм сөйләшә торган башка кошлар өчен мәктәп ачылган. Анда гадәти булмаган укучыларны сүзләр әйтергә, шигырь сөйләргә өйрәтәләр.
⚡⚡Вьетнам мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртән йога сәгатьләре оештырыла. Дәресләр лотос позасыннан башлана. Йога вакытында укытучы укучыларга гыйбрәтле хикәятләр сөйли. Теләге булган балаларга укудан соң калып та үзенчәлекле дәресне өстәмә рәвештә алырга мөмкинлек бар. Белгечләр фикеренчә, йога укучыларга зур уңышларга ирешергә ярдәм итә, өстәвенә, холыкны тынычландыра.
✨✨Таиландта филләр өчен мәктәп бар. Анда хайваннарны рәсем төшерергә, урам җыештырырга өйрәтәләр. Әлеге мәктәптә филләргә артист дәресләре дә бирәләр, киләчәктә алар туристларның күңелен күрә.
⚡⚡Финляндиядә укучы бала үзе теләмәсә, укытучының аны такта алдына чыгарырга хокукы юк. Әлеге илдә сыйныфташлары алдында укучының кимчелекләренә басым ясау катгый тыела.
✨✨Иң озак дәрес 54 сәгать буена барган. Биология фәненнән профессор ике тәүлектән артык лекция укыган. Әлеге хәл Австралиядә 2003 елда булган.
kiziltan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.