Дәрдемәнд безгә нинди хәзинә турында әйтә?

БЕР ХӘЗИНӘ
Карт бер игенче, гомеренең актык көннәрендә балаларын янына чакыртып әйтте:
- Балаларым! Басуыбызның эчендә бер хәзинә бар. Әмма кай җиренә күмелгән икәнен белә алмадым. Мин үлгәннән соң, вакытыгызны әрәм итмичә, басуыбызга барыгыз, һәр җирен яхшылап казып актарыгыз. Әгәр тапсагыз, тормышыгыз байлыкта, муллыкта узар. Ләкин ата-бабадан мирас булып калган бу җирне сата күрмәгез. Чөнки, беренчедән сез балаларыгызга хыянәт иткән булырсыз, икенчедән, хәзинә кулыгыздан ычкыныр.

Игенче үлгәннән соң, ике кардәш, берсен-берсе уза-уза, басуга йөгергәннәр. Бик озак эзләгәннәр алар хәзинәне, ләкин таба алмаганнар. Басуның астын өскә китергәннәр, бөтен туфракны йомшартып бетергәннәр. Инде хезмәтебез бушка китмәсен дип, бодай чәчәргә уйлаганнар. Ә көз көне мул уңыш җыеп алганнар. Алар шунда гына әтиләренең үзләренә нәрсә әйтергә теләгәнен аңлаганнар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.