Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Дуслык җепләре ныгысын

Казан шәһәре Совет районының 11 нче татар гимназиясендә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән очрашу уздырдылар.

 

2021 ел – Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, республикада төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Казан шәһәре Совет районының 11 нче татар гимназиясендә шул уңайдан “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән очрашу уздырдылар.

Әлеге кичәне 11нче татар гимназиясе директоры Айгөл Йосыф кызы Госманова ачып җибәрде. Гимназиянең китапханә мөдире Гөлчирә Рәфкать  кызы укучыларны балалар өчен нәшер ителүче татар басмалары белән таныштырды. Очрашу уңаеннан махсус әзерләнгән күргәзмәдә, “Сабантуй”ның 1993 елгы саннары белән да танышырга мөмкин иде. 

Балалар да очрашуга ныклап әзерләнгән, үзләре шигырьләр язганнар. Саф татар телендә чыгыш ясаучы укучыларны күрү безнең күңелгә аеруча хуш килде. “Шаян йолдызлар” бию коллективы кызлары һәм егетләре дәртле биюләрен бүләк итте.

Зилә Хөснетдинова укучыларга “Сабантуй” журналының тарихы, аның кызыклы сәхифәләре, бәйгеләре белән таныштырды, ә укучылар “Сабантуй” журналының YouTube каналындагы видеоларны карады.  Актив укучыларга журналлар бүләк иттек. Киләчәктә 11нче татар гимназиясе белән дуслык җепләре тагын да ныгыр, талантлы укучыларның иҗат җимешләре журнал битләрендә басылыр, “Сабантуй” укучылары да артыр дигән өметтә калабыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев