Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Эш батыры – ил батыры»

Эш кешене бизи, ди татар халкы. Бизәп кенә калмый, ул – шатлык чыганагы да. Хезмәтен күңел биреп башкаручы, эшеннән тәм табучы комбайнчы, тракторчы, сыер савучы, умартачылар, кыскасы, авыл алдынгыларын син дә беләсеңдер.  Безне дә алар белән таныштыр әле!

Бәйге

«Сабантуй» журналы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә 7–14 яшьлек балалар өчен «Эш батыры – ил батыры» дигән бәйге игълан итә.

Бәйге инша, шигырь, видео номинацияләрендә үткәрелә.

Катнашу өчен:

  1. Авылыңның иң тырыш, хезмәт сөючән кешесе турында инша яки шигырь яз, йә булмаса, аның турында видео төшер.
  2. Әлеге эшеңне 2023 елның 15 октябренә кадәр sabantui@bk.ru адресына «Сабантуй» журналына 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә җибәр.

Һәр номинация буенча өчәр җиңүчене Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үзе котлаячак. Барлык катнашучыларга электрон сертификатлар тапшырылачак.

Нигезләмә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев