Этләр кешеләрдән күбрәк яши торган шәһәр бар?

Гепард - иң тиз йөгерүче хайван. Ул Көньяк Африкада, Иранда, Төркмәнстанда очрый. Гепард ерак араларга йөгерә алмый, әмма ярты чакрымга хәтле араны сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән чабып үтә ала.
Җирдә яшәүче иң эре гәүдәле һәм иң авыр хайван - Африка филе. Гадәти филнең биеклеге 3 м, авырлыгы 6 тонна чамасы була.
 
Дөньядагы иң зур китап —  Кодекс Гигас (Codex Gigas) — кулдан язылган кануннар җыентыгы. Төпләмәнең озынлыгы — 92 см, иңе — 50 см. Китапның калынлыгы 22 см.
 



Чыгу датасы төгәл билгеле булган беренче китап Псалтырь дип исәпләнә. Ул 1457 елның 14 августында Иоган Фуст һәм Петер Шеффер тарафыннан чыгарылган.

Парижда этләр саны кешеләргә караганда күбрәк.
Сабый балалар көненә чама белән 400 тапкыр көлә.
Кеше көненә уртача 18 меңгә якын адым ясый.
Һәр сигезенче америкалы кайчан да булса "Макдоналдс"та эшләп караган.
Айның күләме Тын океан суы күләме белән тиңдәш.
"Кока Кола"га төрле тәмләткечләр кушмасалар, аның төсе яшел булыр иде.
Һәр континента Рим атамалы шәһәр бар.
1830 нчы елларда кетчупны дару итеп сатканнар.
Жирафлар үз күзләрен телләре белән чистарта.
 
 
 

 


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    269
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    425
    0
    3