«Фикси»ләр хәзер – интернетта, озакламый – телеканалда!

Күпләрнең яраткан мультфильмы – «Фиксики»ның татарча версиясе барлыгын ишеткәнсеңдер. 9 августтан башлап аның Youtube порталында үз каналы да барлыкка килде.
Мультфильмның беренче алты сериясен Youtubeта рәхәтләнеп карап була. Берничә ай эчендә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы «Фикси»ләрнең тагын 54 сериясен порталга урнаштырачак.
Россиядә шактый популярлык казанган мультсериалны татарчага тәрҗемә итү 2016 елда ук башланып китте. Аны «Аксу» продюсерлык үзәгендә татарчага тавышландырдылар. Бик тиздән татарча «Фикси»ләрне ТНВдан да күрсәтә башлаячаклар. Җитмәсә, бу мультфильм республиканың балалар бакчалары һәм мәктәпләренә дә кунакка «киләчәк».
«Фикси»ләрне татарчага тавышландыру бер ел дәвамында барды. Әлеге проект өчен махсус рәвештә кастинг та оештырылган иде. Шулай итеп, Нолик тавышы белән – Казан кызы Энҗе Әхмәтҗанова, Ноликның бабасы Дедус булып – Татарстанның халык артисты, Г. Камал театры артисты Хәлим Җәләй, Ноликның әнисе тавышы белән Г. Камал театры артисты Гүзәл Минакова сөйли.

Белешмә:
«Фиксики» мультсериалы танылган рус язучысы Эдуард Успенскийның («Дядя Федор, пес и кот», «Крокодил Гена и его друзья» һәм башка син яраткан әсәрләрне язган шәхес) «Гарантийные человечки» повесте буенча төшерелгән. Аның беренче сериясе 2010 елның 13нче декабрендә «Спокойной ночи, малыши!» тапшыруында күрсәтелгән иде. Фиксиләр – көнкүреш техникасы эчендә яши торган кечкенә кешеләр. Алар бу техниканы төзәтә дә белә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!