Флейтага охшаш тавышлар чыгарырга сәләтле хайван турында кызыклы фактлар

● "Жираф" атамасы гарәпчәдән “Зараф” сүзеннән алынган, ул купшы, матур дигәнне аңлата.
● Жираф - дөньяда иң биек хайван.

● Жирафның муен умырткалыгы 7 буыныннан тора, бу башка имезүчеләрдәге кебек. Жирафта алар эрерәк кенә.
● Жирафның тиресендәге таплар кеше бармагы эзләре кебек үзенчәлекле.
● Жираф – мөгезле булып туучы бердәнбер хайван.
● Жираф бернинди дә тавыш чыгармый дип уйлау дөрес түгел, аның балалары мөгри, ата хайваннар сугышканда ырлый белә. Жирафның кайчак гырлавы, ысылдавы, флейтага охшаш тавышлар чыгаруы мәгълүм.

● Ата жирафлар муеннары белән кул көрәштергәндәй көч сынаша.
● Жираф көн саен 30 кг га якын азык ашый, ул тәүлекнең 16-20 сәгатен азык каршында үткәрә. Бер эчүдә 6 чиләк суны бушатырга мөмкин.
● Жираф сәгатенә 55 км тизлек белән йөгерә ала, ашыкканда чабыш атын да узып китә. Йөргәндә ашыкмый, баштан ике уң аягын атлый, аннан сулларын күчерә.
● Жираф ятып йокларга да мөмкин, шулай да, ул күпчелек вакытын аяк өстендә үткәрә, аска салынып төшмәсен өчен, башын агач ботаклары арасына кыстырып басып та йокыга тала.
● Жирафның теле кара, ул 45см га җитә. Аның белән колакларын чистарта ала.
● Жираф уртача 20 ел яши.

● Жирафның йөрәге зур, ул 11 кг га җитә, аның барлык хайваннар белән чагыштырганда кан басымы да югарырак.
● Жираф сусыз дөядән дә озаграк түзә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    133
    0
    0
  • Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    220
    0
    0