Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә психологиясе: витаминны белеп “ашагыз”!

Хәзер даруханәләрдә авырлы хатын-кызлар өчен ни генә юк. Төрледән-төрле витамин комплекслары дисезме, тәнгә “растяжкалар” чыгуны тоткарлый торган берсеннән-берсе кыйммәтрәк кремнар дисезме... Акчаң гы...

Хәзер даруханәләрдә авырлы хатын-кызлар өчен ни генә юк. Төрледән-төрле витамин комплекслары дисезме, тәнгә “растяжкалар” чыгуны тоткарлый торган берсеннән-берсе кыйммәтрәк кремнар дисезме... Акчаң гына җитсен. Әле аларны шундый матур капларга тутырганнар: киштәләрдән “мине ал, мине ал!” дип кызыктырып торалар.
Бу язмада сүзем шәхсән мине күптән борчый торган витаминнар турында. Ни өчендер бездә витаминнарны дару буларак кабул итүчеләр гомумән дә юк. “Ничек витамин дару була алсын инде?” – дип уйлый күпләр. Әйе, беренче карашка, чыннан да, витамин ашау организм өчен бары тик файдага гына кебек тоела. Организмга җитми торган микроэлементларны витаминнар ярдәмендә тулыландырабыз, янәсе. Ә сезгә нинди витаминнар җитми соң? Бу сорауга витамин “ашаучыларның” күбесе төгәл генә җавап та бирә алмаячак.
Авырлы чакта исә үзең турында тагын да ныграк кайгырта башлыйсың. Шул чакта булачак әниләрнең күбесе нәкъ менә витамин комплексларын куллана башлый. Күпләр бу турыда табибларына әйтүне дә кирәксенми, хәтта. “Барысы да эчә, миңа да ярый”, – дип уйлый алар.
Гомумән, әлеге төр витаминнарны эчү модага әверелеп бара кебек. Модадан калышасың килмәсә, даруханәдәге иң кыйммәтле витамин комплексын сатып алырга кирәк. Хәер, алар арасында кайсысын арзан дип әйтеп була микән? Андыйлар юктыр, мөгаен. Күбесе 1 000 сумнан кыйммәтрәк.
Сез тагын: “Бу хатын витаминнарга гомумән дә каршы икән”, – дип уйлый күрмәгез. Чынлыкта мин дә авырлы икәнлегемне белүгә даруханәгә ашыктым. Тик нәтиҗәдә, бу – акчамны җилгә очыру гына булды. Миңа табиб әлеге витаминнарны куллануны, гомумән, тыйды: баланың авырлыгы бик зур булырга мөмкин икән. “Син үзең дә, ирең дә озын. Витамин баланы үстерә генә ул. Сезгә кирәкми...” – диде.

Витаминның начар тәэсире моның белән генә бетми икән әле. Мәсәлән, бер дустым йөклелек чорының башыннан азагына кадәр гел авырды, ангина белән интекте. Шуңа күрә витамин эчте дә, витамин эчте. Нәтиҗәдә, баланың тугач та була торган сары авыруы ике айдан соң гына бетте. Өстәвенә, башындагы “родничогы” да бик кечкенә. “Төп сәбәп – витаминнар белән мавыгуда. Балагызның башын егылу-сугылулардан саклагыз”, – дип кайтарган педиатр.
Витамин комплекслары бер хәл. Аерым витаминнарны да белеп куллану зарур. Мәсәлән, бала алып кайтырга планлаштырган чорда А витаминын бик сак кулланырга кирәк. Аны күпләп эчсәң, Алла сакласын, балага зур зыян килүе бар. Шуңа күрә табиблар бу витаминны кулланганнан соң, ким дигәндә, өч ай йөклелектән сакланып торырга киңәш итә.
Тагын бер кызыклы мәгълүмат: фолий кислотасы һәрбер булачак әнигә таныштыр, мөгаен. Ә сез беләсезме, йөклелекнең беренче 12 атнасында булачак нәнигә бик зур уңай тәэсир ясый торган бу микроэлемент икенче триместрда, киресенчә, зыян китерергә мөмкин икән...
Шул рәвешле, шәхсән минем фикеремчә, йөклелек чорында витаминнарны куллануга аеруча җитди карау мөһим. Табиб белән киңәшләшми витамин ашау гомумән тыела. Тик ничек кенә булмасын, аларны куллану-кулланмау, табиб сүзенә колак салу-салмау – һәркемнең үз эше.
P.S. Шуны да онытмагыз, хатын-кызлар консультациясендә йөкле хатыннарга витаминнарны бушлай бирергә тиешләр. Тик күп очракта табиблар бу турыда ни өчендер “онытып җибәрә”. Шуңа күрә белеп торсагыз зыян итмәс...
 
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев