Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Галәм» 18 нче татар гимназиясе «Сабантуй» журналын сайлый!

2024 нче елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу дәвам итә. Шул уңайдан Казан шәһәре «Галәм»18 нче гимназиясе китапханәсендә балалар басмаларына язылу буенча түгәрәк өстәлдә катнаштык.

Гимназия укучылары «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларына ел саен яратып языла. «Сабантуй» журналындагы бирем-уеннарны яратып чишәләр, үзләре дә төрле бәйгеләрдә катнашырга тырышалар. 18 гимназия укучылар әле сәләтле дә. «Сабантуй» журналының май ае саны тышлыгын гимназиянең «Хәят» ансамбле егетләре бизәсә, апрель ае санының «Директорга биш сорау» сәхифәсендә гимназия директоры Гөлшат Әбүзәр кызы Фәсхетдинова белән әңгәмәне укырга була. Ә гимназия укучысы Инсаф Кәримов каләм чарларга иҗат итәргә ярата, «Сабантуй» журналы оештырган «Каләмдәш» һәм «Мин журналист булам» онлайн-дәресләрдә актив катнаша. Аның да иҗади эшләрен журналда очратырга мөмкин. Менә шулай гимназия белән дус булып яшибез. 2024 елның беренче яртыеллыгында 50 укучы «Сабантуй» га язылган иде. Икенче яртыеллыкта да сынатмаслар дип ышанабыз! Җәйге каникулларда да китап-журналлардан һич тә аерылырга ярамый бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев