Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гарвард галимнәренән йомшак күңелле бала тәрбияләүнең 6 юлы

1. Баланы үз хисләрен кулга алырга өйрәтегезНачар хис- кичерешләр баланы гына түгел, бөтенебезне чыгырдан чыгарырга мөмкин. Андый очракларда тынычлану күнегүе ярдәм итәр: борын белән тирән сулыш алырг...

1. Баланы үз хисләрен кулга алырга өйрәтегез
Начар хис- кичерешләр баланы гына түгел, бөтенебезне чыгырдан чыгарырга мөмкин. Андый очракларда тынычлану күнегүе ярдәм итәр: борын белән тирән сулыш алырга, авыз белән сулышны чыгарырга һәм 5кә кадәр санарга. Балагызның ярсыгынын күргән саен, шушы күнегүне бергәләп эшләгез.
2. Кылган эшләре өчен җаваплылык турында кисәтегез
Балага дөньяда булган экологик проблемалар турында әйтеп китегез. Әхлак-әдәпнең әһәмияте турында сөйләгез. Әни белән әти – иң беренче үрнәк, сүзләрегез буш булмасын, үзегезне дә тиешенчә тотыгыз.
3. Баланы кеше хәленә керергә, мохтаҗларга булышырга өйрәтегез
Тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу мөһим. Балага үзен ярдәмгә мохтаҗ кеше урынына куеп карарга тәкъдим итегез, ярдәм итү теләген уятыгыз.
4. Яхшылыкның кадерен белергә кирәклеген төшендерегез
Рәхмәт сүзләрен жәлләмәскә өндәгез. Мәсәлән, әбине тамле ашлар өчен кочакларга оныттырмагыз, әнигә йорт эшләре белән ярдәм итәргә чакырыгыз, ул аның барлык яхшылыкларына “рәхмәт” булып яңгырар.
5. Баланы әхлак нигезләренә төшендерегез һәм гаилә кыйммәтләрен җиткерегез
Баланың әйткән сүзләре эшләгән гамәлләренә туры килсен. Һәм аның иң беренче чиратта кемнән үрнәк алганын онытмагыз!
6. Вакытны күбрәк бергә үткәрергә тырышыгы
Бала белән әңгәмәләр тәртип хакында гына булырга тиеш түгел. Бер-беребезгә ышанучан мөнәсәбәттә булыгыз. Үз хисләрегезне ешрак күрсәтергә тырышыгыз. Шул вакытта гына сезнең балагыз ачык күңелле, тормыш сөючән кеше булып үсәчәк.
%d1%81%d1%87%d0%b0%d1%81%d1%82%d0%bb%d0%b8%d0%b2%d0%b0%d1%8f-%d1%81%d0%b5%d0%bc%d1%8c%d1%8f

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев