Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гайнан Кормаш исемендәге мәктәптә

Сәяхәт

Марий Элның Бәрәңге районы Куян авылы мәктәбе 2012 нче елдан Гайнан Кормаш исемен йөртә. Шушы якларга килеп тә, мәктәпкә кереп чыкмау зур хата булыр иде. Мәктәп укучылары кунакларны ишегалдыннан татарлардагы күркәм гадәт буенча чәкчәк, ипи-бал белән каршы алды. Кунакларга үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, биеп, җырлап, татарча шигырьләр сөйләделәр.

         Куян авылы белем йортының тарихы кызыклы. Мәктәп турында беренче  1914 елларда телгә алынган. Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше Гайнан Кормаш исемен йөртүе дә юктан гына түгел. Гайнан Кормаш Куян авылында укытучы булып эшләгән, ә 20 яшендә Актүбә мәктәбендә директор була. 1939 нчы елда Совет Армиясе сафларына алына, хәрби мәктәптә укый, Совет-Фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башланган беренче елларда ук разведка командиры була.

         Мәктәпнең өченче катында  урнашкан музейда Гайнан Кормаш белән бәйле документлар, фотографияләр, хатлар саклана. Шулай ук, авыл тарихы белән бәйле көнкүреш әйберләре дә шактый тупланган.

Музей буенча экскурсияне мәктәп укучылар саф татар телендә алып барды.  «Ел саен мәктәптә  Кормаш укулары  уздырыла. Анда ул язып калдырган шигырьләрне укыйбыз, аңа багышлап үзебез дә шигырьләр язарга омтылабыз», – ди яшь экскурсовод Гүзәл Сафина.

«Безнең мәктәптә 80 бала укый, балалар бакчасында 21 бала тәрбияләнә. Татар телен укыту өчен бездә барлык шартлар да булдырылган. Аерым татар теле һәм әдәбияты кабинеты бар. Мәктәп китапханәсендә татар теле дәреслекләре, матур әдәбият китаплары саклана. Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән  китапханәбезнең фонды ел саен  татарча китаплар белән баетыла», – дип, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләрен җиткерде Куян мәктәбе диреткоры Язилә Сөләйманова.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев