Гена белән Чебурашканы акчага төшергәннәр

Россия Банкы Крокодил Гена һәм Чебурашка төшерелгән истәлекле тәңкәләр чыгарган. Көмеш тәңкәнең арткы ягында ике дус тимер юл вокзалы эскәмиясендә бер-берсенә карашып утыра. Мультфильм геройлары төсле дә әле! Тәңкәнең алгы ягында – Россия гербы. Әлеге тәңкәләр 7 мең тираж белән бастырылган. 3 сумлык кына булсалар да, коллекционерлар аларны күпкә кыйммәтрәк бәягә алырга әзер булыр, мөгаен. Геналы тәңкәләрнең көмештән эшләнгәне генә түгел, гадиләре дә бар. Алары – 25 сумлыклар. Төслеләре – 150 мең данә, буялмаганнары 850 мең данә чыгарылган. Димәк, Гена белән Чебурашка төшерелгән акчаның безнең кулларга да килеп җитү мөмкинлеге зур.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.