Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Гер күтәрүче кыз! Бер потлы герне 47 тапкыр…

Яңа Чишмә районы Тубылгытау авылы кызы Алия Хатыйпова 16 килолы герне 47 тапкыр күтәрә! Ул – Татарстан чемпионы. Ә бит әле аңа нибары… 15 яшь.Гап-гади, сөйкемле генә кыз ул. Чандыр гәүдәле, буе да әлл...

Яңа Чишмә районы Тубылгытау авылы кызы Алия Хатыйпова 16 килолы герне 47 тапкыр күтәрә! Ул – Татарстан чемпионы. Ә бит әле аңа нибары… 15 яшь.

Гап-гади, сөйкемле генә кыз ул. Чандыр гәүдәле, буе да әллә ни озын түгел. Беренче карашка бер дә ышанасы килми. Ләкин 8нче сыйныф укучысы Алиянең гер күтәреп алган медальләре инде исәпсез.
Алия, кыз кеше спортның мондый авыр төре белән шөгыльләнергә тиешме? Сәламәтлегеңә зыян килер дип курыкмыйсыңмы?
– Әлеге сорауны үземә дә еш бирәләр. Курыкмыйм. Мин бит техникасын, бөтен нечкәлекләрен белеп шөгыльләнәм. Физкультура укытучыбыз Ринат абый моңа бик яхшылап өйрәтә (Алия Тубылгытау кызы булса да, күршедәге Ленино мәктәбендә укый).
Бер потлы герне 47 тапкыр… Синең яшьтәге кыз өчен бик күп бит инде бу! Нинди ысул белән күтәрәсең?
- Рывок. Татарча «ыргым» ысулы диләр бугай…
- Ничә медалең бар?
Алты. Биектауда узган ярышта беренче урынны алдым. Төрле ярышларда катнашып алган 11 грамотам бар.
Син көчледер инде, иеме? Малайлар дер калтырап торадыр синнән. Мәктәптә сугышканың бармы?
Юк. Беркайчан да. Мин тәртипле.
Гер күтәрүеңә әти-әниең ничек карый?
Хуплыйлар гына. Әти үзе дә кайчандыр гер күтәргән.
Егетең бармы?
Юк.
Ошатып йөргәне?
Анысы бар…
Алмаз ГЫЙМАДИЕВ әңгәмәсе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев