Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Глаголица" җиңүчеләренә бүләккә планшет!

"Глаголица" яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне Казанга әдәби очрашуларга җыялар. Өченче тапкыр оештырылучы бәйгедә җиңүчеләрне 19 ноябрьдә бүләкләячәкләр. 14-19 ноябрьдә Казанда әдәбият белән кызыксы...

"Глаголица" яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне Казанга әдәби очрашуларга җыялар. 
Өченче тапкыр оештырылучы бәйгедә җиңүчеләрне 19 ноябрьдә бүләкләячәкләр. 14-19 ноябрьдә Казанда әдәбият белән кызыксынучы, үзләре дә каләм тибрәтүче балалар арасында өченче тапкыр оештырылган “Глаголица” бәйгесендә катнашучылар өчен мастер-класслар уздырылачак. Иҗади очрашулар “Байтик” лагерендә үткәреләчәк.

Быел бәйгедә катнашучылар Россия әдипләре, шагыйрьләре, тәрҗемәчеләре, китап авторлары белән очрашачак. Алар арасында шагыйрә Марина Бородицкая, тәрҗемәче Григорий Кружков, Таня Гроттер турындагы китап авторы Дмитрий Емец, балалар шагыйре, тәрҗемәче Виктор Лунин, татар шагыйре Роберт Миннуллин һәм башка кызыклы шәхесләр булачак.
Мәдәни программага килгәндә, 15-17 ноябрьдә премиясе конкурсантлары Болгар һәм Зөя утравына сәяхәткә барачак. Балаларга шулай ук “Татарстан археологиясе” сораулары буенча тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин белән фикер алышу мөмкинлеге тудырылачак.
19 ноябрьдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында конкурсның  жиңүчеләре игълан ителәчәк. Җиңүчеләр рус телендә проза һәм шигърият, рус телендә эссе, татар телендә проза һәм шигърият, шулай ук татар, француз, инглиз һәм алман телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемәләр номинацияләрендә бүләкләнәчәк.
Бәйге “Счастливые истории" балаларга ярдәм фонды тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы ярдәме белән оештыра.



Чыганак: "Татар- информ"нан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев