Гүзәл Уразова: “Хайван тотар идек тә, йортыбыз юк шул”

Шушы көннәрдә генә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар “Дуслык” балалар лагерында кунакта булган.

– Гүзәл, әлеге очрашу турында “Сабантуй” укучыларына да сөйләп китсәгез иде...
– Әлеге “Лагерь”га Россиянең 22 төбәгеннән яшьләр җыелган. “Дуслык”ның төп максаты: яшьләребез арасында татар телен саклап калу, популярлаштыру. Мәгариф Министрлыгы балалар белән очрашуга дәшкәч, шундук ризалык бирдек. Бу көннәрдә олы кызыбыз Эллария да шушы лагерьда ял итә. Бик эчтәлекле очрашу булды. Кечкенә генә концерт программасы да күрсәттек. Соңыннан балалар белән аралашып, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирдек. “Ничә балагыз бар?” “Армиягә бардыгызмы?” “Нәрсә ашарга яратасыз?” “Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?” “Йортыгызда хайваннар асрыйсызмы?” кебек сораулар яңгырады. Соңгысына: “Хайван тотар идек, йортыбыз юк шул”, – дип җавап бирдек, – дип елмая Гүзәл. – Иң кызыклы сорау бирүчеләргә бүләкләр бирдек. Кыскасы, бер генә бала да игътибарсыз калмады. Калганнарга плакатлар тапшырдык. Бергәләп фотога, “селфи”лар төштек.
[embed]https://www.instagram.com/p/BSqFtcRBMaY/[/embed]
– “Ютуб” каналындагы тапшыруларыгызны карап барамы икән балалар?
– Бу сорауны үзләренә биргән идек, залдагы 80% бала “карыйбыз” дип кул күтәрде. Әлеге очрашу турында “Ютуб”та тапшыру да чыгачак. Карарга онытмагыз.
– Гомумән, балаларыгыз бу тапшыруларда теләп катнашамы?
– Тапшырулар беренче тапкырдан ук төшерелә. Кабатлап эшли башласаң, табигый килеп чыкмас иде. Балаларыбызга килгәндә, бик яратып әзерләнәләр. Дөрес, баштарак кечкенәләре белән авыррак булды. Йә су эчәселәр, йә йокылары килә... Хәзер инде үзләре үк идеяләр белән килә, “Әйдәгез, шулай эшлибез”, дия башладылар.
[embed]https://www.instagram.com/p/BVeyi-SA_10/[/embed]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.