ЯҢАЛЫКЛАР
Иң күп газета-журнал укучылар кайда яши?
Россия Почтасы Татарстанда басма матбугат чараларын иң күп алдырган районнарны атады.
Россия Почтасы Татарстанда басма матбугат чараларын иң күп алдырган районнарны атады. 2020 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, газет-журналларны яратып яздыручылар Актаныш, Әлки һәм Чирмешән районнарында яши. Күпләр үзәк һәм республика басма матбугат чараларын алдыра. Халыкның 13 проценты район газеталарын укый. Бүген республикада яшәүче һәр мең кешегә 212шәр данә газета-журнал туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев