Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшел Үзән районы Әйшә мәктәбенә сукмак салынды!

Бүген Яшел Үзән районы Әйшә гомуми урта белем бирү мәктәбендә укучылар белән күркәм очрашу булып узды.

Әйшә Казаннан ерак урнашмаган, мәктәпкә дә бер сәгать дигәндә килеп тә җиттек.  Мәктәп җиткәчесе Гөлнур ханым Зыятдинова күптәнге якын дусларын каршы алгандай каршылады безне. Беренче чиратта мәктәп үзенең талантлы укучылары белән таң калдырды безне. Биредә музыка һәм сәнгать мәктәбе эшли икән. Мәктәп диварларын укучыларның иҗат җимешләре – рәсемнәре җәлеп итте. Кечкенәдән балаларны музыка, рәсем сәнгатенә  кызыксындырып, балаларның  сәләтен ачуда мәктәп зур роль уйный. Үсеп килүче буында татар теленә мәхәббәт уятуда да укытучыларның хезмәте әйтеп бетергесез зур. Мәктәптә эшләп килүче «Яшь каләмдәш»  клубы, «Алтын каләм» түгәрәге дә балаларны иҗат итүгә кызыксындыра. «Түгәрәккә 5 нче сыйныфтан 9 сыйныфка кадәрге балалар йөри. Татарча дөрес итеп сөйләшергә, язарга өйрәтү төп максат булып тора. Төрле бәйрәм чаралары түгәрәккә йөрүче балалардан башка узмый. Ана телендә шигырьләр өйрәнеп, төрле конференцияләрдә катнашып, үзебезнең як язучылары белән төрле очрашулар оештырып, татар әдәбиятына, тарихына, фольклорына кызыксындыруның төрле юлларын кулланабыз» – ди, милли эшләр буенча директор урынбасары, туган (татар) һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова.

Мәктәптә да бихисап чаралар үткәрелә икән. Бүгенге очрашуга да укучылар һәм укытучылар ныклап әзерләнгәннәр. Төрле музыка уен коралларында уйнап, биеп-җырлап – чып-чын концерт оештырдылар.  Саф татарча шигырьләр белән үрелеп барылган чарага скрипка, баян, домбра кебек уен коралларында татарча көйләр яңгыравы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Юлия Петрова җитәкчелегендәге скрипкачылар ансамбле, Борганова Татьяна җитәкчелегендә домбрачылар чыгышларын бигрәк тә ошаттык.

Без дә үз чиратыбызда балалар басмалары белән таныштырып, журналлардагы бәйгеләрдә актив катнашырга чакырдык. Укучыларның иҗат эшләре һәр санның бизәге. Киләчәктә Әйшә мәктәбендә белем алучы балаларның да иҗади эшләре журналыбызның бизәге булыр дип ышанып калабыз. Укучыларга журналларыбызны да бүләк иттек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев