Ике төрле игезәк: берсе кара, берсе - ак!

Аларны урамда очратсаң, игезәкләр түгел, хәтта туганнар дип тә әйтеп булмас иде. Берсе кара тәнле, икенчесе ак. Американың Техас штатында менә шундый игезәк туганнар яши.

Әлеге хәлгә малайларның әниләре – 36 яшьлек Эми Келлер да шаккаткандыр, мөгаен. 2016 елның декабрендә дөньяга килгән Холден әнисе кебек ак тәнле, сары чәчле, зәңгәр күзле булса, Хэйден афроамерикалы әтисен хәтерләтә – кара чәч, коңгырт-кара күзләр, кара кучкы тән... Охшашлыклар да юк түгел – малайлар икесе дә бөдрә чәчле икән.
Эми ире белән аерылышкан, игезәк малайларның 15 яшьлек апалары да бар. Әни кеше сүзләренчә, туганда балалар охшаш булган, ә аермалыклар соңрак күренә башлаган.
Малайлар холыклары буенча да аерыла: Хэйден – тумыштан лидер, актив, аралашучан һәм куркусыз булса, Холден – “әни малае”, оялчан һәм сакчыл, ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    143
    0
    1