Җиләк-җимешле канапелар ясарга өйрәнәбез

Җәй – җиләк-җимешләргә бай вакыт. Экзотик җимешләр дә, бакчада үскәннәре белән дә сыйланып була. Бүген әлеге тәмле ризыкларны матур, балаларны кызыктырырлык итеп табынга бирү ысулларын тәкъдим итәбез.
Канапе – ул кечкенә генә бутербродлар. Еш кына ингредиентлар шпажкаларга җыела. Күпчелек вакытта, канапеларны бәйрәм табыны өчен әзерлиләр. Ләкин гади көнне дә ул бик урынлы, тәмле, шул ук вакытта файдалы да булыр. Чөнки җиләк-җимешләр витаминнарга, организм өчен кирәкле микроэлементларга бик бай.
Канапе өчен түбәндәге җиләк-җимешләр яхшы:
Җиләк-җимешләрне башта юалар һәм киптерәләр. Шуннан соң төрле формада турыйлар. Монда балаларның ярдәме бик урынла булыр, җимешләрне кызыклы формада турагыз: йөрәк,йолдыз һ.б.
Канапеның берничә варианты:

- алма
- банан
- виноград
- персик
- груша
- киви һ.б.
Җиләк-җимешләрне башта юалар һәм киптерәләр. Шуннан соң төрле формада турыйлар. Монда балаларның ярдәме бик урынла булыр, җимешләрне кызыклы формада турагыз: йөрәк,йолдыз һ.б.
Канапеның берничә варианты:
- Җилкәнле кораб. Шпажкага консервланган ярты ананас кисәген кертәбез – бу җилкән. Ахырдан нектарин, яисә банан кушып була.

- Салават күпере. Салават күперенең төсләрен кабатлап, төрле җиләк-җимешләрне җыябыз. Киви, мандарин, ананас, җиләк һ.б.

- Җиләкле канапе. Банан, бөтнек (мята), бакча җиләге, виноград рәттән куела

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.