Ильмира Нәгыймованың 4 яшьлек улы Камил: “Ну, җырларга кирәк, кешеләр бит мине көтә”

Җырчы Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кирметдинов 4 яшьлек уллары Камилне дә үзләре белән гастрольләргә алып йөри башлады.

– Камилгә безнең белән йөрү бик ошый, – ди Ильмира. – Хәтта өйдә озаграк утырса, әбисен “концертка барасым килә” дип аптырата башлый. “Нишләп барасың килә соң?” – дигәч, “Ну җырларга кирәк кешеләргә. Алар бит көтәләр”, – дип җавап биргән. Рәхәтләнеп көлештек. Ул сәхнәгә чыккач, зал а җанланып китә. Бер дә каушамый, үзен бик иркен тота. Бии дә, җырлый да. Халык бик ярата үзен. Бүләкләр алып киләләр. Свердлов өлкәсеннән почта аша аның исеме язылган уенчыкларга кадәр җибәрделәр. Инстаграмда үзенең аккаунтын булдыргач, 7 мең кеше язылды. Руслан белән шаккатып утырабыз инде. Уку ягыннан да калышмый. Хәтере супер! Аның белән шөгыльләнгән кеше дә юк ләбаса. Бөтен әйберне телефоннан төрле мультфильмнар карап өйрәнде. Рус алфавитын белә, 100гә кадәр русча, 30га кадәр инглизчә саный. Саннарны да аера. Концерт вакытында да гел кәгазь битенә нидер язып утыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.