ЯҢАЛЫКЛАР
Илназ Гарипов әбисе белән бәйле балачак шуклыгын искә алды
Илназ Гарипов – күпләрнең, бигрәк тә яшьләрнең яраткан җырчысы. Ул Арча районы Хәсәншәех авылында туып-үсә. Бүгенге көндә Казанда яши, иҗат итә.- Илназ, әби белән үскән егет бит син. Аның белән бәйле...
Илназ Гарипов – күпләрнең, бигрәк тә яшьләрнең яраткан җырчысы. Ул Арча районы Хәсәншәех авылында туып-үсә. Бүгенге көндә Казанда яши, иҗат итә.
- Илназ, әби белән үскән егет бит син. Аның белән бәйле берәр балачак хатирәсен сөйлә әле.
– Әбием бик акыллы, миңа үрнәк булып тора торган кеше. Яшь аермабыз төгәл 50 ел. Бу бит ярты гасыр дигән сүз. Хатирәгә килгәндә, элек бит мич ягалар иде. Миңа 3-4 яшьләр булгандыр. Әби мичне ап-ак итеп агартып кына куйган булган, ә мин аны рәсемнәр ясап буяп бетергәнмен. “Нәрсә ясадың, улым?” – дип сорагач, “күпер” дип җавап кайтарганмын. Шуннан әби иҗат җимешемне юган арада, икенче ягына да рәсем ясап өлгергәнмен. Әле дә бу вакыйганы көлешеп искә алабыз.
Нәзилә ХУҖИНА
![vwfgcgaseao](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2016/10/vWfGcGaSEAo.jpg)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев