Илназ Гарипов кирәк булмаса да әбиләрдән чәчәк сатып ала

– Илназ, урамда очраган олы яшьтәге әби-бабайларга ярдәм итәсеңме?
– Бер-ике көн элек кенә чүплектә актарынучы бер татар әбиен күреп алдым. Бераз ярдәм итәсе килеп, акча сузган идем, алмады. “Улым, сез бит әле яшьләр, үзегезгә дә кирәк”, – дип каршы килде. Урамда чәчәк сатып торучы әбиләрдән чәчәк алырга тырышам. Ул кирәк булганга да алынмый инде. Ә әз генә ярдәм күрсәтәсе килүдән. Аларның бәяләре дә бик кыйммәт түгел. Урамнан узып барган берәр кызга бүләк итсәң дә, кәеф күтәрелә бит. Ә мин Казанда бергә яшәгән әбиемә алып кайтып бүләк иттем.
 
Нәзилә ХУҖИНА
 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    125
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    365
    0
    1