Илсөя Бәдретдинова: “Иптәшләрең белсә, көләрләр үзеңнән”

 
Җырчы Илсөя Бәдретдинова дәү әнисе белән бәйле хатирә белән уртаклаша.

– Мин 10 яшькә кадәр зурәни (Зәйнәп әби) белән йокладым. “Кызым, күсәк кадәр булдың бит инде-е-е, Ходаем бу дөрес әйбер түгел. Иптәшләрең белсә, көләрләр үзеңнән”, – дия иде ул. Рәхәт иде шул сиртмәле карават. Бөтенләй сыгылмасын өчен астына өч такта куйганнар иде. Алар кайвакыт төн уртасында, тәмләп кенә җиденче төшеңне күреп ятканда дөбердәп килеп төшәләр иде. Зурәни монда язарга ярамый торган бер-ике матур сүз әйтә дә, такталарны кире тыгып куя. Ә мин, янәсе, йоклыйм. Югыйсә, мин торсам, аңа күпкә җиңелрәк булган бит инде. Башта ястык, аннары тагын бер ястык, аннары... ярты карават түшәк. Кызык инде име?! Өй юганда өмә ясап, зурәнинең караваты причиндалларын ташый идек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    240
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    401
    0
    3