ЯҢАЛЫКЛАР
Илсөя Бәдретдинова: “Улым минем саклаучым да, яклаучым да, сердәшчем дә”
– Улым Нариман быел 7нче сыйныфны тәмамлады. Гел “5” билгеләренә генә укый. Орышып, дәрес хәзерләргә утыртканым юк. Үз теләге белән уңышларга ирешә. Кинорежессура, фотога төшерү белән кызыксына. Сәләт...
– Улым Нариман быел 7нче сыйныфны тәмамлады. Гел “5” билгеләренә генә укый. Орышып, дәрес хәзерләргә утыртканым юк. Үз теләге белән уңышларга ирешә. Кинорежессура, фотога төшерү белән кызыксына. Сәләтен ачарга мөмкинлекләр булсын дип, кыйбатлы фотоаппарат та алып бирдем. Социаль челтәрдәге күп кенә фотоларымның авторы – улым.
Мин, гомумән, аның белән әни кебек түгел, ә дусты буларак аралашам. Ул минем саклаучым да, яклаучым да, сердәшчем дә. Безнең арада серләр юк. Борынына кызлар исе керә башлады, ул темага да сөйләшәбез. Әгәр дә тәртип бозарга уйласа, “Хәзер дөрес әнине “кабызам” бит”, дим. Ул шундук: “Булды, әни, аңладым. Зинһар, үзең булып кал”, – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев