"Интернетны өйрән – аның белән идарә ит" бәйгесе җиңүчеләренә нинди бүләкләр каралган?

«Ростелеком» укучылар арасында оештырылган “Интернетны өйрән – аның белән идарә ит!” («Изучи Интернет - управляй им!») онлайн уеннары буенча V Бөтенроссия чемпионаты бәйгесенә нәтиҗәләр ясады.
Нәтиҗәләр Татарстан өчен дә куанырлык: республикабыз укучылары “Интернетны өйрән – аның белән идарә ит!” V Бөтенроссия чемпионаты призерлары булды! Арча районы командасы җиңүчеләр рәтендә!
Билгеле булганча, бәйгедә барлыгы 15 меңләп укучы, 568 команда катнашкан.
Җиңүчеләр өчен бүләкләр дә саллы: лидерларга -  консоль Xbox 360 500 ГБ,  икенче урындагылар -  Microsoft Lumia 540 Dual SIM смартфоннары, өченче урындагылар - Black Fox BMP 104 портатив җиһазлары белән бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    271
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    426
    0
    3