Иртәнге 5тә тору нәрсәгә кирәк

Көндәлек тормышыңны төптән үзгәртергә мөмкинлек биргән кагыйдәләр тәкъдим итәбез.

  1. Көнеңне рәхмәтле булудан башла: нәрсәң бар, шуңа кәнәгать бул, рәхмәт әйт.

  2. Иртә тор (иртәнге 5-6).

  3. Күп итеп су эч.

  4. Көнеңне планлаштырырга өйрән.

  5. Гафу да итә бел. Дусларыңны, дошманнарыңны... Берәү дә кимчелексез түгел бит.

  6. Көненә 15 минут булса да саф һавада йөр.

  7. Үзеңә ышан!

  8. Яраткан җырларыңнан гына торган плейлист булдыр һәм шуны буш вакытыңда тыңла.

  9. Каршылыклардан курыкма, алга бар!

  10. Кешеләр белән беренче исәнләш, елмай.

  11. Берәүне дә үзгәртергә тырышма.

  12. Бүтән кешеләр өчен "лифт" ролен үтәсәң була. Аларны яңалыкка юнәлт, "күтәр".

  13. Сүзләр канатландыра да, яралый да. Шуңа да сүзләреңне үлчәп сөйлә.

  14. Күбрәк яшелчәләр ашарга тырыш.

  15. Дөнья хәлләре белән танышып бар. Сәясәт, икътисад, мәдәният яңалыкларыннан хәбәрдар бул.


wwalls-ru-8601
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    15
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    15
    0
    0