Истамизгел: “тфү-тфү” дип кенә карагыз!

Биш яшьлек Миралия исемле әлеге кызга “тфү-тфү” дип кенә карагыз! Әнисе – җырчы Альбина Апанаева, шулай куша. Талантлы кызга күз тидерүегез бар. “Кечкенәдән музыкаль белем, җырлау турында хыялландым. Үз теләгем белән музыка мәктәбенә бардым. Әтинең пианино сатып алганын түземсезлек белән көттем. Инде хәзер баламның музыкага тартылуын күреп күңел сөенә”, – ди Альбина.
Танылган юмор остасы, җырчы, пародист Данир Сабировның кызы Мәрьям инстаграмда көннән-кын ныграк таныла бара. Аның инде 20 меңләп үз язылучысы бар. Димәк, шуның кадәр кеше нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче кызның уңышлары хакында да белеп тора. Бер ял эләкми бугай Мәрьямгә: көзгә кергәч кенә дә бер-бер артлы “Королева Осень”, Россия шәһәрләренең “Башкала” турнирларында һәм тагын әллә ничә ярышта җиңү яулады ул. “Кәшифә ярыштан каршы ала”, – дип язып куйган Мәрьям песие белән төшкән бер фото астына.
Әлеге яшь бабайны таныйсызмы? Тарихчы-филолог, спорт чаралары комментаторы, бәйрәм чаралары алып баручы Фәнил Вакказовның әтисе Әюп абый ул. “Бабай оныклары белән! Камерага бабай гына карый, чөнки калганнар мультик карый”, – дип сурәтләгән Фәнил үзе әлеге фотоны. Бабалары алдында без Фәнилнең сабыйлары – Нурбәк белән Алимәне һәм бертуган сеңлесенең кызы – Алсуны күрәбез.
Тямай бандасы!.. Җырчы Фирдүс Тямаев уллары – Раян һәм нәни Кәрим белән төшкән фотосына шундый исем биргән. Тямаевларның Гарәп Әмирлекләрендә ял иткән вакыты бу. Озын-озак концерт гастрольләренә кадәр менә шундый “банда” белән ял итеп алды җырчы.
К.Тинчурин театры актеры, “Болгар радио”сында иртәнге тапшырулар алып баручы Рөстәм Гайзуллин уллары белән горурлануын яшерми. Инстаграм алдамас: спорт белән дус аның уллары – соңгы постларында әти кеше кече улы Нурсолтанның тхэквондо буенча Бөтенроссия уеннарында көмеш һәм бронза медаль яулап кайтуын, олысы Рамазанның футболдагы уңышларын җиткерде. Футбол йолдызы Криштиану Роналду чалымнары бар Рамазанда! Ышанмасагыз, видеога күз салыгыз.
Пародияче Алсу Фаракшинаның кызы Раяна 7 октябрьдә бер яшен тутырды һәм тәпи дә басты. Һәрхәлдә, беренче гомер бәйрәмен билгеләп узган көннәрдә инстаграмда шундый фото пәйда булды. “Тәпи китте. Йөгерәбез”, – дип җавап бирде Алсу үз язылучыларына.
Фәрит Салихов әзерләде

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Наша ❤️ #дети#малыши#таккласснобытьмамой#яжмать#раянаальбертовна#девочкамоя#
Фәрит Салихов әзерләде
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.