Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбенең чыгарылыш укучыларын бүләкләү

2023 елның 8 декабрендә «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында «Ихлас» мультимедиа мәктәбендә белем алган балаларга мастер-класслар уздыру һәм бүләкләү тантанасы узды.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре нигезендә ачылган «Ихлас» мультимедиа мәктәбенең төп максатлары татар телен саклау һәм популярлаштыру, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч, урта сыйныфларда укучы балаларга татар телендә онлайн өстәмә бирем бирү иде. Дәресләр zoom платформасы аша туры эфир форматында, мультимедиа чаралар кулланып үткәрелде. Эфирларның эшкәртелгән варианты «Салават күпере», «Сабантуй» һәм «Күңелле әлифба» каналларында дөнья күрде.

2023 ел дәверендә 4 юнәлеш эшләде: «Күңелле әлифба», «Тылсымлы рәсем», «Мин журналист булам!», «Балачак әдипләре».

Ноябрь аена 99 дәрес дөнья күрде. Дәресләрдә 3 182 бала катнашты. Видеолар 62 530 карау җыйды.

Әлеге проект кысаларында быел дәресләр өчен өстәмә видеолар җитештерелде.

Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан ел буе «Ихлас» мультимедия мәктәбене дәресләрендә катнашып, укытучы-спикерларның биремнәрен үтәп барган, лаеклы 226 укучы бүләкләү тантанасына чакырылган иде.

Һәр юнәлеш буенча махсус бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Әлеге проект ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән тормышка ашырылды.

Чарадан фотолар:

https://www.tatar-inform.ru/photo/podvedenie-itogov-deyatelnosti-raboty-detskoi-multimediinoi-skoly-ixlas-5822906

Чарадан туры эфир: 

https://vk.com/sabantuynet?z=video-33407343_456240006%2F2c3e8e1f73fa349a2b%2Fpl_wall_-33407343

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев